ТАТУ I рәв. 1. Үзара килешеп; дусларча; ызгыш-талашсыз. Алар, ут күршеләр булып, бүген дә булса бик тату яшәп яталар. А.Хәлим. Моңарчы тату гына гомер кичергән сыерчыклар гаиләсендә чын мәхшәр көннәр менә хәзер башлана. А.Хәсәнов 2. с. мәгъ. Татулыкка корылган, дус. Мондый тынлык бердәм һәм тату семья үзенең сөекле бер кешесен ерак, җаваплы юлга озатып калганнан соң була. Г.Әпсәләмов. Тагын бер үзенчәлекле як: җәйге иртәләрдә монда өй кәрнизләренә тезелгән күгәрченнәрнең искиткеч тату гөрләшүләре ишетелеп тора... Ф.Хөсни |