ТАТСЫЗ с. 1) Тәмсез, татлы түгел. Татсыз шулпага тоз файда итмәс. Мәкаль. Әнә элек зәмзәм булган Суы бүген үзгәргән: Тәме татсыз, әллә өстән, Әллә төптән – тирәннән. К.Булатова

2) күч. Авыр, газаплы, рәхәте булмаган. Котылмакчы булып татсыз хәяттан, Гакыл бу, дип, үзеңне үзең үтердең. Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә