ТАТЛЫТАМЫР и. бот. 1) Кузаклылар семьялыгыннан каурыйсыман яфраклы, ал чәчәкле күпьеллык үлән үсемлек; русчасы: лакрица. Нигә таулар мендем икән Бер татлытамыр өчен; Нигә ярлар сөйдем икән Озатып калыр өчен. Җыр

2) Шул үсемлекнең тамырын киптереп, порошок хәленә китерелгән һәм эч кату һ.б. авырулардан кулланыла торган дару. Майтүтәй, --- әнәйне терелтер өчен, эмбер тамыры, татлытамыр, тәмле сабыр дигән дарулар да эчереп карады. Ш.Маннур

3) Шикәр чөгендере. Күп алдыгызмы соң татлытамырны? А.Гыйләҗев. Ел йомгаклары буенча шикәр чөгендере иң табышлы культура булды. Барлыгы 51,1 мең тонна татлытамыр казылды. Р.Баһаветдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә