ТАТЛЫЛАНУ ф. 1) Татлы (1 мәгъ.) булып китү; татлыга әверелү. Җәй көне һәм көз башында аның өчен азык мул була: җиләк-җимеш өлгерә, үсемлек тамырлары татлылана һәм сусыллана, исәпсез-хисапсыз бөҗәкләр оча (аю кырмыскаларны гаҗәп ярата, кыргый умарта корты һәм шөпшә балын бик тәмләп ашый, солы бөртекләрен дә суыра). Көмеш кыңгырау. Кишерне әле бераз алмый торсаң да була, алай бу файдалы тамыразык татлылана гына, – дип искәртә танылган бакчачы. Хезмәт даны

2) күч. Ягымлылану (сүз, сөйләшү тур.)

Татлылана бару Торган саен тагын да татлылану. Ни булыр, белмим, һаман татлылана бара, шайтан алгыры! Х.Камалов

Татлылана төшү Берникадәр татлылану; тагын да татлылану

Татлыланып җитү Бик татлылану; тиешле дәрәҗәдә татлылану. Инҗир, пешеп вә татлыланып җиткәч, ярыладыр ---. К.Насыйри

Татлыланып китү Кинәт татлылану. Телефонда сөйләшүченең кырыс тавышы кинәт үзгәреп, татлыланып китте. М.Әмир

Татлыланып кую Кинәт, азга гына татлылану

Татлыланып тору Әле, хәзерге вакытта татлылану; даими яки әледән-әле татлылану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә