ТАТЛЫ с. 1. 1) Үзендә шикәр һәм бал тәме булган, баллы. Кичә уздыралар, дус-ишләрен сыйлыйлар, тәмле-тәмле ашамлыклар ашыйлар, балдан татлы эчемлекләр эчәләр, ду килеп бииләр. А.Алиш. Авызга әчкелтем-баллы гаҗәеп татлы җиләк тәме таралды. Ф.Хуҗин

2) Тәмле, тәме күңелгә хуш килгән. Каз үзенең бәпкәсен төрлечә сыйлап карый икән: тәмле-тәмле балыклар, яшел бакалар, татлы кыслалар тотып китерә икән. А.Алиш

3) күч. Ләззәт, кинәнеч һәм рәхәтлек хисе бирә торган. Шундый татлы хыялларга чумып торганда гына, олы юл буйлап зур тизлектә җилдергән «Приора» пәйда булды. Ф.Хуҗин. Иртәнге йокы татлы була бит. Г.Гыйльманов

4) Шундый хисләр чагылган. Ир кешенең йөзендә татлы елмаю чагылды. З.Мурсиев

5) күч. Берәр кешегә ошый торган; күңел кабул итә торган. Кошны җим белән, кешене татлы сүз белән ияләштерәләр. Мәкаль. Бу хәлдә хәйлә дә, татлы ялган да ярдәм итмәячәк. М.Әмирханов

6) күч. Кадерле, ягымлы, сөйкемле, күңелгә якын. Бал татлы, балдан бала татлы. Мәкаль. Балдан татлы бала син, Айдан якты бала син. Н.Әхмәдиев

2. рәв. мәгъ. Ләззәтле итеп, рәхәтләнеп, кинәнеп; рәхәт, ләззәтле уйларга бирелеп; матур итеп. Әллә шуңа күрә инде моңы-сагышы, шиге-өмете, кайгысы-шатлыгы – барысы бергә күңелне татлы итеп сызландыра. Г.Әпсәләмов. Сездәй затлы кешенең татлы итеп сөйләгәнен тыңларга үлепләр яратам мин! Л.Лерон

3. и. мәгъ. 1) кул. Десерт. Татар семьяларында чәй янына татлы – бик хуш исле баллы помада куела. Татар халык ашлары

2) Баллы, тәмле ризык. Алдында кренделе, шәһәр калачы, шикәре, конфеты, татлысы һәм баллысы, мае, кайнатмасы мул итеп өелгән һәм тезелгән. Ф.Яхин. Шатлык бик аз булганга шатлык дип атала, бәхет тә бик кыска булганга бәхет дип атала, татлы бик аз эләккәнгә, бик тәмле була, бәхет дигәнең көтмәгәндә ничек килсә, шулай китеп тә бара. З.Кадыйрова

Татлы җидереп, ачы костыру Башта бик йомшак мөгамәлә күрсәтеп, кунакчыллык күрсәтеп, соңыннан авыр сүз әйтү, начарлык эшләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә