ТАТЛАНДЫРУ ф. 1) Татлы итү. – Күзләрең якты синең, Айдаш, – диде һәм егетнең иреннәрен татландырып үпте дә, сикереп торып, өйгә таба йөгерде. М.Хуҗин

2) күч. Сүзне матурайту, күңелгә, колакка ятышлы, кабул итәргә җиңелрәк итү. Вагыйз: «Әр-рижалү кавамун галяин-ниса», – дип башлады һәм шул фикерне балландырып, татландырып сөйләргә кереште. Г.Исхакый

Татландыра төшү Тагын да берникадәр татландыру

Татландырып бетерү Бик татландыру

Татландырып җибәрү Кинәт яки бераз татландыру. Әче дигән мизгелләрне Татландырып җибәрче! Ф.Дәүләтгәрәева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә