ТАТАРЧЫЛЫК и. 1) ХХ гасыр башында, төрекчелеккә капма-каршы буларак, Казан татарлары телен әдәби тел нигезе итеп алуны, шуны үстерү, укыту теле итү фикерен алга сөргән иҗтимагый агым. Милләтчеләр әле татарчылык, туранчылык идеяләре белән буталалар. Г.Нигъмәти. Галим инкыйлаб вә реакция көрәшендә телдә ике агым – төрекчелек һәм татарчылык агымнарының көрәшен билгеләп уза. Т.Гыйләҗев 2) Болгарчылыкка капма-каршы буларак, татар халкының этнос булып формалашуын Алтын Урда чорында монгол-татарлар, җирле болгарлар һәм кыпчаклар синтезы итеп карау яклы булган иҗтимагый агым. Татарчылык юнәлешенә килсәк, ул да, бүген безгә тоелганча, гади реалистик тарихи концепция түгел, бәлки шактый катлаулы һәм каршылыклы юнәлеш иде ---. Казан утлары. Бу алым укучыларда туган телгә, мәдәнияткә, әдәбиятка мәхәббәт уята һәм татарчылык концепциясен тормышка ашырырга да ярдәм итә. Фән һәм тел |