ТАТА’РЧАЛЫК и. 1) Татарча булу, татар теленә, мәдәниятенә хас сыйфатлар, үзенчәлекләр. Алынмаларны фонетик билгеләр буенча тану өчен, барча югарыда телгә алынган татарчалык үзенчәлекләрен истә тоту кирәк. Р.Әхмәтьянов. Баянның яңгырашында ук, ничектер, татарлык, татарчалык сизелеп тора. Р.Миңнуллин

2) Татар акценты. Солдат ни өчендер дулкынлана, һәм аның сөйләвендә татарчалык нык сизелә иде. Н.Дәүли



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә