ТАТА’РЧАЛАШТЫРУ ф. 1) Татарчага, татар теленә тәрҗемә итү. М.Максуд татарчалаштырган китапларның исемлеге озын. М.Хуҗин. Казанда, Уфада, Ырынбурда кыргыз, үзбәк, аеруча казак дастаннарының берникадәр татарчалаштырылган дистәләгән версия-вариантлары дөнья күрә. Ф.Урманче

2) Татар теленең үз төзелешенә, системасына якынлаштыру, үзләштерү. Ул гына да түгел, журнал битләрендә Гогольнең «Старосветские помещики» хикәясе – Исхакый персонажларның исемнәрен татарчалаштырып тәрҗемә иткән әсәре урнаштырыла. Т.Галиуллин. --- шактый аббревиатуралар телнең үз материалында, ягъни татарчалаштырылган сүзтезмәләрне кыскарту юлы белән ясалган. Р.Мөхиярова

Татарчалаштыра бару Барысын эзлекле рәвештә татарчалаштыру

Татарчалаштыра башлау Татарчалаштырырга тотыну. Аннан да элегрәк язучы А.Шамов «Тар-мар»ны («Разгром») татарчалаштыра башлаган иде. Р.Фәйзуллин

Татарчалаштырып бетерү Тулысынча татарчалаштыру; барысын да татарчалаштыру. Фабарисов Мәрьямбанудан барысын да көтте: техникумын гына түгел, бөтен шәһәрне татарчалаштырып бетерүен дә, җитәкчеләргә каршы митинг-пикет оештыруларын да, үзе кебекләрне ияртеп, хәтта хакимияткә килү мөмкинлеген дә! Ф.Бәйрәмова

Татарчалаштырып тору Әле, хәзер татарчалаштыру; даими, булган берсен татарчалаштыру

Татарчалаштырып утыру сөйл. к. татарчалаштырып тору. Берничә еллар элек бездә рус сүзләрен татарчалаштыру процессы барган булса, хәзер радионың да, телевидениенең дә, журналистларның да, язучыларның да артык татарчалаштырып утырасы килми кебек тоела. Ф.Сафиуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә