ТАТА’РЧАЛАТЫП рәв. гади с. 1) Махсус рәвештә саф татар телендә, саф татарча (башка телгә каршы куеп). Хәят та күзләрен елмайтты һәм татарчалатып: – Кич юк! Без... – дип, әллә нәрсә әйтә башлады. Ф.Әмирхан. Атасы доганы, Габдулла да аңласын дигәндәй, татарчалатып әйтеп бирде ---. Р.Батулла 2) Татар теленә тәрҗемә итеп. Плиталарның сул ягына урысча, уң ягына татарчалатып, һәлак булган сугышчыларга – безнең әтиләргә багышланган хат-васыятьнамә төзедем. Ш.Мостафин. Профсоюзлар, ягъни, татарчалатып әйткәндә, һөнәри берлекләр, ул көнне, гадәттәгечә, митинг-концертлар уздырырга әзерләнә. Безнең гәҗит |