ТАТА’РЧАЛАП рәв. 1) Татар телендә. Бу яктан да татарча, дивар-манарадан да татарчалап кычкыралар. Р.Батулла. Сүзсез генә басып торган кызына тагын татарчалап дәште ---. З.Зәйнуллин

2) Татарларда булганча, татарларга охшатып. Оят булса да әйтим: репетицияләр башланганда, мин әле татарчалап яулык та бәйли белми идем. Р.Вәлиев. Эчеп калыйк әле чәйне, энем, бүген, Татарчалап: җиләк, бал салып. М.Гайфуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә