ТАТА’РЧА рәв. 1. 1) Татар телендә. Чөнки мең ярым ел эчендә милләтне саклаган менә шушы әбиләрнең татарча әйткән дога-теләкләре бара Ходай Тәгаләгә! Н.Кәримова

2) Татар халкындагыча. Тәрәзә пәрдәләре, өстәл җәймәләре, ашъяулык, чыбылдыклар да чын татарча тегелгән, бизәлгән, чигелгән иде. Г.Гыйльманов

2. с. мәгъ. 1) Татар телендәге. Балалар йортында чакта һәр бәйрәмдә аңардан татарча шигырь сөйләттерәләр иде. Г.Гыйльманов

2) Татар халкына караган, шуңа хас булганча. Анда руслар өчен русча, татарлар өчен татарча көйгә гармун уйнап баручылар да бар. Н.Яһудин. Милли дигәннән, ә менә үзебезнең чын милли, татарча туй ничегрәк үтәр иде икән?! Кәеф ничек?

3. и. мәгъ. Татар теле. Бу – Рәхимовларның кечкенә балаларын яңа ысул белән татарча укытучы мөгаллим, һәр көнне шушы вакытта балаларга сабак бирергә килә иде. Ф.Әмирхан. Татарчасы бик яхшы түгел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә