ТАТАРЛЫК и. 1) Татар булу үзлеге. Аларның чигүле тышлыклары шулкадәр дә күзне иркәләп тора: кайдадыр җан түрендә татарлыгым өчен горурлык хисе баш калкытып куйды. Г.Гыйльманов 2) Татарларга хас булган нинди дә булса берәр сыйфат яисә сыйфатлар. Ләкин, әфәндем, сез татарлык белән юкка булашасыз. Г.Толымбай. Менә ул гомер буе баш иеп, бил бөгеп йөрүгә әверелгән татарлык галәмәте! В.Имамов 3) җый. и. Татар халкының милли-мәдәни һәм матди мирасы; татарның милли үзенчәлекләре. Аның [Әхмәтнең] әсәрләр язудан төп максуды – борынгы татарлыкны терелтеп, ничә йөз еллар үткән бабайларның тормышын күрсәтү иде. Г.Газиз |