ТАТАРЛАШУ ф. Татарга әверелү, татар булып китү; татар телен, мәдәниятен үзенеке итеп таный башлау. Йөз еллар буенча рус сүзләре безнең телебезгә гел кереп килгән, аларның бик күбесе хәзер шул дәрәҗәдә татарлашкан, үзгәргән: үз сүзебез булып киткән ---. И.Гази. Ләкин X гасырның ахырында болгарларның төп өлеше Көнчыгыш Европага күчеп китә, калганнары татарлаша. И.Хуҗин

Татарлаша бару Торган саен күбрәк татарлашу. Без XIV – XVI йөзләрдә урыс документларында бисермән дип аталган этник төркемне Болгар олысы чорларында мөселман диненә кергән һәм татарлаша барган угорлар белән тәңгәлләштерү ягында торабыз. М.Әхмәтҗанов

Татарлаша төшү Берникадәр татарлашу; тагын да ныграк татарлашу. Карагашлар, нугай теленең үзенчәлекләрен саклаган хәлдә, шактый гына татарлаша төшә... Д.Исхаков

Татарлашып бетү Бик нык, тулысынча татарлашу. Хәтта, артка кайтып, әллә кайчан татарлашып беткән сүзләрне киредән русчага әйләндереп язу кагыйдәләре кертелде. И.Гази. Ләкин юрматылар XIV гасыр уртасына татарлашып бетеп, соңыннан Нугай урдасын төзүчеләрнең берсе булып китәләр. М.Әхмәтҗанов

Татарлашып килү Соңгы вакытка таба акрынлап татарлашу. Матур гына татарлашып килгән мәктәп-гимназияләребез күзгә күренеп артка таба тәгәри. Б.Рәхимова

Татарлашып китү Билгеле бер вакыттан алып татарлашу. Революциядән соң да рус сүзләре, рус теле аша чит ил сүзләре телебезгә бик күп керде, һәм ул сүзләрнең күбесе бөтенләй татарлашып китте. И.Гази. Бу авыл халкының элек чуваштан, чирмештән, ардан яки мукшыдан булып та, соңыннан мөселманлык кабул итеп татарлашып китүләре турында хәбәрләр юкмы? Г.Рәхим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә