ТАТАРЛАШТЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. татарлашу . Хәтта зур дәрәҗәле кайбер галимнәребез, безнең милләтнең исеме борын-борыннан татар булган, алар, Үзәк Азиядән монгол-татар яулары белән килеп, Идел буендагы болгарларны басып алганнар, татарлаштырганнар, дип лаф ордылар. Ә.Кәримуллин

2) Татар милли үзенчәлекләрен кертү, татарча итү; татар җирлегенә туры китерү. Ул [Бәхтияров] әүвәл русско-татарская школаны үз кулыннан килгән кадәр татарлаштыра. Ф.Әмирхан. Без чит илдә, Россиядә нинди кызыклы проектлар бар, шуларны татарлаштырырга тырышабыз. Идел

Татарлаштыра бару Һәммәсен эзлекле рәвештә татарлаштыру

Татарлаштыра төшү Берникадәр татарлаштыру; тагын да татарлаштыру

Татарлаштырып бетерү Барысын да татарлаштыру; тулысынча татарлаштыру. Гомумән, компьютерга нисбәтле меңләгән (!) терминны татарлаштырып бетерү мөмкин түгел, мондый шөгыльнең перспективасы юк, кирәге дә юк. А.Тимергалин

Татарлаштырып тору Әле, хәзер татарлаштыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә