ТАТАР и. 1) Башлыча Татарстанда, шулай ук аерым Идел буе өлкәләрендә яши торган, нигездә ислам динендәге төрки халык һәм шул халыкның бер вәкиле. Аның татар сүзләрен таба алмыйча гаҗиз булуы сизелә иде. А.Тимергалин. Татар әбиләре генә шулай пөхтә, матур итеп, иң мөһиме: актан киенеп йөриләр. Г.Гыйльманов

2) җый. Татар халкы, татарлар. Рабига апаларның Яңа бистәдәге өйләренә институтта укыган елларымда татарда иң затлы ризыклардан саналган әлбә ашарга барып йөри идем. А.Хәсәнов. Бу – Казанның гына түгел, бөтен татар дөньясының аң-белем үзәге һәм олуг серләр сандыгы саналган институт. Ф.Яхин

3) диал. Ир кеше, ир-ат. – Ай-яй, оста татар икәнсең, – диде түтәй, – көн саен сиңа күкәй чәчәрләр, көн саен күкәй ашатырлар – эчеңә тияр. Ш.Маннур

4) диал. Өйләнгән ир кеше, хатынлы ир. Татарым үземнән биш яшькә олырак

5) иск. Кырым, Кавказ якларында яшәүче кайбер мөселман төрки кабиләләрнең я этник төркемнәрнең уртак атамасы. Көнбатыш Себердә яшәүче җирле себер татарлары һәм күчеп утырган татарларның этник яктан якынаю алшартлары шулай ук, миграция хәрәкәте нәтиҗәсендә, бу төбәктә Идел-Урал татарларының төпләнеп калуларына бәйле. Д.Исхаков

6) иск. Себердә яшәгән хакас, шор кебек кайбер халыкларның элекке атамасы

7) тар. Борынгы заманнарда Көнчыгыш Себердә, Монголиядә һәм Кытайда яшәгән, монгол, маньчжур телләрендә сөйләшкән кайбер кабиләләрнең гомуми исеме



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә