ТАСЫРДА’У ф. 1) Бик каты шатырдаган, чатыр-чытыр килгән тавыш чыгару; шатыр-шотыр килү. Шулчак нидер баш очында гына Гөлт кабынды – очкын очырды. Афәт сизгән боландай, тасырдап, Сикереп үттем тирән чокырны... А.Хәлим. Аның мембраны бармакка гына тисен – мина, мең тегермән ташы тасырдаган тавышлар чыгарып, шартларга да күп сорамый. С.Поварисов 2) Тынычсызлану, ярсу. Кыз, йөрәге тасырдап тибә башлавын сизеп, чәен капты. М.Яһудин. Инде төш җитеп, җаны тасырдап өенә керүгә, беренче эше итеп, стенка янына түбәтәен барларга килде. Р.Фәизов 3) Көч ташып тору. Ул чакта без тасырдап, янып торган яшьләр идек шул. Ә.Хәсәнов Тасырдап алу Берникадәр вакыт кына тасырдау Тасырдап кую Кинәт тасырдау; бер тапкыр тасырдау. Җаным үкчәмә төшеп китте, йөрәк тасырдап куйды. Т.Нәҗмиев Тасырдап тору Әле, хәзер тасырдау; даими яки әледән-әле тасырдау. Йөрәк түзми шул. Тасырдап тора. Г.Камал. Көне буе тасырдап торган канлы фронт яланы кинәт тынып калды. С.Поварисов Тасырдый башлау Тасырдарга тотыну. Әмма аны күрсә, картның йөрәге тасырдый башлый, куллары калтырана. З.Хөснияр. --- икенче көнне үк аның йөрәге Сабантуйдан кайткан аттай тасырдый башлады. Ә.Хәсәнов |