ТАСТЫМАЛ и. фар. 1) Бил буу, кайбер нәрсәләрне уратып бәйләү, төрү, бүлмә бизәү һ.б.ш. өчен кулланыла торган, чигелгән яки бизәкләп тукылган озын сөлге. Аларның якынлыкларына карап, әни күбесенчә кызыл башлы тастымалдан әтмәлләгән кечкенә капчыкларына я йомырка, я кызыл билле прәннек, я ак төш салып чыгара. Г.Бәширов. Өй челтәрле кашагалар, каюлы тастымаллар белән бизәлгән. И.Хуҗин 2) Ашаганда, аш әзерләгәндә, нәрсәнедер сөртеп алу, корыту өчен кечерәк тукыма; салфетка, сөрткеч. Итәккә тастымал салу |