ТАСТАР и. фар. этн. 1) Махсус агартылган нечкә җитен җепләрдән тукылган затлы ак киндер. Хәстәрле кыз тастарлы. Мәкаль 2) Кулдан тукылган озын сөлге 3) Яшь киленнәр баш-башларын салындырып урый торган һәм ак киндердән киселгән озынча яулык. Кам Ана мөгезле тастарын, ябынча күк тәкә тиресен салып куйды, йокы бүлмәсенә кереп ятакка ауды. Л.Зөлкарнәй 4) Бәбиләргә азык салып каптыра торган чүпрәкчә, имезлек. Тастары баллы булгандыр – теле татлы. Әйтем |