ТАСРАЮ ф. 1) Куркудан, гаҗәпләнүдән, нидер көтеп, күзне зур ачып, текәлеп карау. Ишектән тасрайган, арттан яулыгыны бәйләгән, алъяпкыч япкан асрау кыз килеп керә. Г.Исхакый. Бер-берсенә кушылып үскән куе кашлар астыннан текәлгән соргылт күзләрендә Андрейга тугрылык хисләре чагыла, тик тасрайган карашы кургаш сыман авыр. В.Имамов

2) Сагаеп карау яки тыңлау

Тасраеп калу Ниндидер тәэсирдән соң кинәт тасраю. [Ала мүкләк] өстенә ташланырга хәзерләнгән аю яки бүре күрдемени! Кинәт тасраеп калды. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә