ТАСРАЙТУ ф. 1) Куркудан, гаҗәпләнүдән, нидер көтеп күзләрне зур итеп ачу, тутырып карау. Ә иң алда күзләрен тасрайтып, тешләрен ыржайтып карап торучысы – Күчәрбай башкисәре Мәхмүт Илмурзин... В.Имамов. Шакир, күзен тасрайтып, озак кына миңа карап торды ---. Н.Гыйматдинова

2) Колак яфракларын торгызу. Азмы-күпме йоклагач, егет «өнемме бу, төшемме бу» дип уянып китсә, барча хайваннар сикереп торып колакларын тасрайтканнар, ди. Әкият

Тасрайтып тору Әле, хәзер тасрайту; тасрайган хәлдә булу. Гафинең күзләре, бүренеке шикелле, ниндидер ачу белән уттай янып, астан тасраеп торалар иде. Ш.Маннур. Әнә шуннан Иблис үзе күзләрен тасрайтып торадыр шикелле. З.Фәтхетдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә