ТАСМАТЕЛЛӘНҮ ф. Бик ягымлы итеп, кемгәдер ярарга тырышып сөйләү. Егетләрнең бер өлеше кызлар янына килеп утыра, тасмателләнеп, аларны үбәргә, кочакларга маташкан булып кылана. З.Мәхмүди. – Бән сиңа сөйдерү бөтиләре өшкереп бирермен, кәбәм, аларны куллану серләренә дә өйрәтермен, – диде карчык, тасмателләнеп, – иреңә дога көче иңдерелгән сулар эчерерсең, күзеңә генә карап торыр... М.Әмирханов |