ТАСМА’-ТАСМА с. 1. Бик күп тасмалар рәвешендәге; телгәләнгән. Елганың ике ярында да тасма-тасма ашлык басулары, яшелчә бакчалары

2. рәв. мәгъ. Тасмалар рәвешендә; телгәләп. Тузгыган озын чәчләре тасма-тасма булып маңгаена төште, музыкантның ут булып янган күзләрен каплады. М.Хәсәнов. Болай да теткәләнеп беткән бишмәтемне тасма-тасмага калдырып таласа? А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә