ТАСМАЛЫ с. 1) Тасмасы булган; тасма белән үрелгән, тасма бәйләнгән. Өстенә бушлат ябылган, йөзенә ефәк тасмалы бескозырка капланган Харьков егетенә алар озак карап тордылар. Г.Әпсәләмов

2) Тасма рәвешендәге; тасма ярдәмендә эшли торган. Хәзер аның трюмнарына тасмалы транспортёрлар ярдәмендә бодай төйиләр ---. С.Сабиров

3) Тасмага төшерелгән (фильм тур.). --- Нәриман урамындагы прокат базасыннан тар тасмалы фильмнар алып кайтып, укучы иптәшләренә кино күрсәтә, һәм шулай аның киномеханик даны тарала. Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә