ТАСМАЛА’У ф. 1) Тасма белән бизәү, матурлау. Өсләрендә озын итәкле, озын җиңле куе яшел төстәге күлмәкләр, үзләре яланбаш, чәчләрен матур итеп тасмалап үргәннәр. Ф.Мөслимова

2) Тасмаларга телгәләү, тасма-тасма итеп кисү, тураклау. Озынчалап бүленгән кыярны тасмалап кисәләр. Ватаным Татарстан

3) Тасма рәвешенә китерү. Хуш исле болын гөлләрен Чалгым тасмалап сала. К.Фатыйхова-Бәдретдинова

4) күч. Буй-буй сызыклар белән каплау. Киң, шома, нык, матур юллар корыган, кипкән сазлык өсләрен тасмаладылар. И.Туктар

Тасмалап тору Әле, хәзер тасмалау

Тасмалый башлау Тасмаларга тотыну

Тасмалый тору Әлегә тасмалау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә