ТАСМАЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. тасмалау 2) кайт. юн. к. тасмалау . Кара чәчләре, тасмаланып, нәфис муенына, күкрәкләренә чорналган. Ш.Шәйдуллин 3) Тасма формасына керү; тасма сыман булу. Узган елгы чирәме инде саргайган, быелгысы әле баш калкытып өлгермәгән, шулай да ике басу арасындагы бу межа кара җирдә әллә кайдан ук тасмаланып яшәреп ята. Ф.Хөсни Тасмалана бару Акрынлап тасмалану Тасмалана төшү Бераз тасмалану Тасмаланып бетү Тәмам тасмалану Тасмаланып кую Кинәт тасмалану Тасмаланып тору Тасма булып күренү |