ТАСМА и. 1. 1) Бизәү, бизәнү, кием-салымны һ.б.ш. матурлау, уратып бәйләү өчен, шулай ук кием-салымга беркетелгән шартлы билге сыйфатында да кулланыла торган тар һәм озын тукыма. Аның ике ягында беләкләренә шулай ук тасмалар бәйләгән ике кеше атлый. Г.Әпсәләмов. Без исә бу Сабан туена ямь-яшел тарантаска өсте ялык-йолык килеп торган, ал, кызыл тасмалар кушып үргән тузгак яллары кочагыңа сыймас кап-кара айгыр Чегәнне җигеп төшкән идек. А.Хәсәнов

2) Һәртөрле тар һәм озын тукыма, кайры, юкә яки шулар ишенең телемнәре һ.б. Мин аның гәүдәсенә сыланып кына торган киеменә, ике канат сурәте төшерелгән алтын кокардалы фуражкасына, көзге кебек ялтырап торган кара лаклы ботинкаларына, иңендәге алтын тасмалы погоннарына исләрем китеп карап тордым. В.Нуруллин. Карт, ишек төбе тулып яткан юкә тасмаларны тезенә җәеп, бау ишеп утыра иде. Г.Гыйльманов

3) Гомумән юка тар һәм озын әйбер. Азат сөйләгәннәрне магнитофон тасмасына язып калмавыма хәзер үкенеп бетә алмыйм. А.Тимергалин. Табиблар бүлмәсендә Маһирә ханым Гөлшәһидәләргә электрокардиограмма тасмасын, кан анализларын күрсәтте. Г.Әпсәләмов

4) Патроннар өчен каеш яки металл лентага беркетелгән оялар теземе. Пулемётчы үзе манма су булса булсын, патрон тасмасы юешләнмәсен! З.Зәйнуллин. Шушы алыш вакытында ул алты пулемёт тасмасын бушатып өлгергән икән. З.Мурсиев

2. с. мәгъ. 1) Тасма (1 мәгъ.) рәвешендәге; тасмадан гыйбарәт булган. Агай тасма дилбегәне кулына алды да, кәләпүшен төзәтеп, атына сүз катты. Кузгалып киттеләр. И.Гази

2) Тасма (1 мәгъ.) кебек тигез, такыр. Бары тик Рим каласына таба сузылган таш җәйгән тасма юлга төшкәч кенә атын тыйды. М.Хәбибуллин

3) күч. Ягымлы итеп, кемгәдер ярарга тырышып сөйли белгән. Тик син, чибәр егет, тасма телләреңне бушка әрәм итмә, киләчәккә сакла! Г.Бәширов. Ул шулай тузга язмаганнарны лыгырдап утырган вакытта, мин, Хәмидә апа бу ахмакның тасма теленә ышанып куймаса гына ярар иде дип куркып, гел аңа гына карап утырдым. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә