ТАСЛА’У ф. 1) Тигезләп, тәртип белән төреп, бөкләп кую. Барысын да сандыгыннан чыгарып сыйпап утырыр иде дә яңадан таслап алып куяр иде [ул]. Р.Сәгъди. Мәҗлес азагында илчеләргә ике кенәз дә кыйммәтле кеш туны, хатыннары өчен күлмәклек – таслаган кытай ефәге, ике олы илчегә – Атабай белән Тукыл бәккә – асылташлы хәнҗәр бүләк иттеләр. Р.Батулла

2) Юнып тигезләү, юнып шомарту. Бүрәнәләрен инде китергәннәр, рәшәткә янына таслап өйгәннәр, форсат чыкканчы гына көтәләр, эһ дигәнче бурап күтәреп мүкләп куячаклар. Т.Миңнуллин. Каргалар өере башында дәү козгын – керфексез ала күзле, утын түмәрләрен таслап бергә укмаштырган гәүдәле, сип-симез, икенче катта яшәүче полковник хатыны Өммегөлсем иде. А.Гыйләҗев

3) күч. Тәртипкә салу, матурайту. Киләдер дөньяны таслыйсы, телемнең – җылы сүз әйтәсе, йөрәкнең – яшьлеккә кайтасы... Р.Харис

4) күч. Кемне дә булса берәр гаебе өчен каты шелтәләү, тиргәү; кирәген бирү, акылга утырту. Белмим, мужикны тасларгамы, әллә офицерларны юныштырыргамы? А.Гыйләҗев

Таслап алу Бераз таслау; аз гына таслау

Таслап бару Эзлекле рәвештә таслау. Компьютер – кешенең хаотик рәвештә я булмаса нәүбәтен көтмичә алданрак туган фикерләрен кирәге чыгар әле дип туплап, таслап баручы хәтер капчыгы да. Р.Харис

Таслап бетерү Бик нык таслау

Таслап тору Әле, хәзер таслау; даими яисә әледән-әле таслау. Олы ташлар кузгаталар, Чүкечлиләр, шомарталар; Кайсы измә ясап тора, Кайсы такта таслап тора. Ш.Маннур

Таслап чыгу Барысын да таслау

Таслый бару Һәммәсен эзлекле рәвештә таслау

Таслый башлау Тасларга тотыну. Осталар, килеп, бүрәнәне таслый башлагач, янә бер кыл чыртлап өзелгәнен ул үзе сизде. Р.Мулланурова

Таслый төшү Бераз таслау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә