ТАСЛАНУ ф. төш. юн. к. таслау . Үз сандыгымда күпме бирнә чүпрәкләрем тасланган килеш ята... А.Хәлим. Шунда ук имән агачыннан юнылган, тасланган авыр хач та тора. А.Гыйләҗев Таслана төшү Бераз таслану Тасланып бетү Тәмам, бик нык таслану. Ниһаять, кунычта ятып тасланып беткән өчлек Шәрифелттинең калтыранган кулларыннан фалчының уч төбенә күчте. Н.Кәримова |