ТАСКАК и. диал. 1) Агач башында җәнлек күзәтү өчен яки ачык һавада кайбер ашамлыкларны киптереп әзерләү өчен киштә. Корыт – ачык таскакта киптерелә торган эремчек йомгаклары. Безнең мирас

2) сөйл. Идән такталарының берсе, сайгак

3) Баганаларга күтәртеп җәелгән тезмә; төзелеш басмасы. Алюминийдан эшләнгән 38 – 50 мм диаметрлы торбалар җыелма-сүтелмә таскак (леса) һәм басмалар җыйганда кулланыла. Төзү материаллары

4) Урман кисү, агач эшкәртү һ.б.ш. эшләрдә агачны кирәк якка аудару яки күтәртеп тору өчен кыстырылган чөй яки агач кисәге; авыш түшәмә. Кызгылт кабыклары чыелган юан наратлар, авыш таскаклар ягына чыгу белән, дөпелдәп түбән тәгәри. Н.Фәттах. Пычкы кысылмасынга таскак ясыйбыз. Безнең мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә