ТАСВИРЛЫ с. Махсус алымнар, чаралар ярдәмендә тасвирланган; тасвир чараларына бай булган. Ә әдәби иҗатка керешүчеләргә тасвирлы «нечкәлекләр»нең серләренә тирәнтен төшенүдә инә белән коены иренмичә үзләре казу мәҗбүри. М.Хуҗин. Тирән тәэсирле Фатыйма исемле кызчыкның күңелендә беренче тапкыр шигъри хыяллар җилпенүе, тасвирлы сүзнең ләззәтен сиземли башлавы нәкъ әнә шул абыстайга йөри башлаган вакытларга туры килгән дә инде. М.Рафиков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә