ТАСВИРЛА’У ф. 1) Нәрсәне дә булса сүзләр ярдәмендә сурәтләп бирү, тасвирлар белән сөйләү яки язу. Мин – күктәге, Лотфи җирдәге фашистлар белән бәрелешләр турында аеруча хәтергә сеңеп калган эпизодларны тетрәндерерлек итеп тасвирладык. Ф.Хуҗин. Хатынның бу минутларда кичергән хисләрен тасвирларга сүзләр җитмәс иде. Ф.Абдуллин 2) Нәрсәне яки кемне дә булса рәсемдә, картинада сурәтләү. Гүя рәсемдә аның: «Туган ягымның батыр улын харап итәләр, үтерәләр!» – диеп кычкырган мәле тасвирланган. А.Мансуров Тасвирлап алу Тиз генә тасвирлау Тасвирлап бару Даими, билгеле бер вакыт дәвамында тасвирлау. Дөрес, халык арасында әнә шулай вакыйгаларны теркәп, аларга бәя биреп, тасвирлап баручылар булуы бик яхшы инде ул. З.Мурсиев Тасвирлап бетерү Тулысынча тасвирлау, һәрьяклап тасвирлау. Әйтеп тә, тасвирлап та бетереп булмый торган илаһи, сихри мизгел иде бу! Г.Гыйльманов. Соңгы курста, табигатьнең иң матур, рәссамнар да тасвирлап бетерә алмаган мәлендә, керсез җаннар кебек пакь, алсу ак алмагач чәчәкләренә күмелеп утырган чагында, алар өйләнештеләр. Г.Исхакова Тасвирлап бирү Тулысынча, бөтен ягын ачып тасвирлау. Алтын куллы Габдрахман абзыйның мөлаем образын автор ялкынлы пафос белән, --- реалистик буяулар белән, оптимистик рухта, сокланып үләрлек итеп тасвирлап биргән. Г.Афзал. Аның пешергән ипи, кабартмаларының тәмен язучы шундый оста тасвирлап бирә: безнең дә авыздан сулар килә. Г.Гобәй Тасвирлап җиткерү Тиешле дәрәҗәдә, кирәк кадәренчә тасвирлау. Каләмем бу кадәр моң-сагышны сурәтләп, тасвирлап та җиткерә алмады кебек. Ф.Яхин Тасвирлап китү Сүз уңаеннан, эш барышында гына тасвирлау. Автор болар арасында В.Кар, Ф.Венцель, Я.Даннеберг, А.Корф --- һәм башка дистәләгән алман хәрби җитәкчеләрен атый һәм аларның киңкырлы «эшчәнлеген» тасвирлап китә. В.Имамов. Тәбрис Галиев белән булган бер кызык вакыйганы да тасвирлап китик инде. Т.Нәҗмиев Тасвирлап тору Әле, хәзер тасвирлау; даими яки әледән-әле тасвирлау. Яңадан тасвирлап торуның кирәге юк. З.Мурсиев Тасвирлап узу к. тасвирлап үтү. Чөнки югарыда инде тасвирлап уздык: Пугачёвның Кама аша кичүен белгәннән соң, Венцель, Клепиков, Алымовлар әлеге ике заводтан нибары 1500 эшчене генә, туплап, «падишаһ»ка «каршы» юллый алганнар. В.Имамов Тасвирлап үтү Эш яки сүз уңаеннан тасвирлау. Хәзер Бөре тирәсендәге фетнә хәрәкәтен тасвирлап үтик. В.Имамов. Шул ният белән берничәсен санап, алай гына да түгел, шуларга кагылышлы вакыйгаларны кыскача гына сөйләп һәм тасвирлап та үтәргә ниятлим. Ф.Баттал Тасвирлап чыгу Һәммәсен тасвирлау. Туфан абыйның яшәеш нечкәлекләренә, язучыларча әйтсәк, детальләргә артык тирән кермичә генә тасвирлап чыктым да уйга калдым ---. Т.Нәҗмиев Тасвирлый бару Һәммәсен эзлекле рәвештә тасвирлау Тасвирлый башлау Тасвирларга тотыну. Аннан [ул], эчмәсәң, эчмә дигәндәй, бер-бер артлы стаканын тутырып салып эчте дә тагы да әтигә карата үзенең якын хисләрен тасвирлый башлады ---. Л.Таналин. Бөек гаскәр башлыклары Атилла, Искәндәр, Батый, Аксак Тимер, Чыңгыз хан, Суворов кебек даһиларның тарихи җиңүләрен тасвирлый башлый [ул]. З.Мурсиев Тасвирлый тору к. тасвирлый бару. Лилия һәркайсын оста итеп тасвирлый тора, чатта туктаткан ГИБДД хезмәткәре дә, кибеттә дорфа кыланган сатучы да, хастаханәдәге үшән табибә дә, булдыксыз чиновник та бөтен холык-фигыльләре белән күз алдыннан үтә тора. Сөембикә |