ТАСВИРЛАМА и. 1. 1) Тасвир, тасвирлау өчен кулланылган чара. Китапта кыямәт, оҗмах, тәмуг укучының күңелен әсәрләндерерлек тасвирламалар белән сурәтләнә. Д.Абдуллина 2) Берәр китап, кулъязма һ.б.ш.ның палеографиясен һәм эчтәлеген кыскача аңлатып биргән мәкалә. Габдрахман Таһирҗанов, дәвамлы һәм эзлекле рәвештә, Ленинград дәүләт университетының шәрык факультетындагы фарсы, төрки, гарәп телләрендәге кулъязмаларны өйрәнә, тасвирламалар чыгара ---. Т.Әйди 3) лингв. Телне синхрон планда өйрәнә торган. Тасвирлама лингвистика 4) лингв. Сүзнең мәгънәсен чынбарлыктагы объектны тасвирлап аңлатып бирү юлы белән ачкан. Тасвирлама дефиниция 2. с. мәгъ. Тасвир рәвешендәге, тасвир хезмәтен үтәгән. Ләкин әлеге хезмәтләрдә татар халкының рухи дөньясы, көндәлек тормышы, көнкүреше этнография фәне материалы буларак яктыртыла, һәм әлеге материал бары тик тасвирлама характерда бирелә. З.Арикеева |