ТАСВИРИ с. гар. Тасвирланган, тасвирлы итеп сурәтләнгән; тасвирлауга хезмәт итә торган. Мавыктыргыч сюжет төзүгә һәм моның өчен вакыйгалылыкка йөз тотып, З.Бигиев хикәяләүнең тасвири ягына азрак дикъкать итә. М.Гайнетдинов. Алар арасындагы мәхәббәт Фәрһад вә Ширин, Таһир илә Зөһрә һ.б. тасвири гыйшык ияләренең бетмәс-төкәнмәс кайнар утларыннан да көчлерәк вә шагыйранә бөегрәк иде. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә