ТАСВИР и. гар. 1) Билгеле бер вакыйга, күренеш һ.б.ш.ның сүзләр белән сурәтләнеп бирелеше. Безнең уртак бәйрәмгәме ул – бүлмәң Бизәлгән?Аһ, тасвирына сүз белмәм. Р.Гаташ

2) Берәр күренеш, хәл, вакыйганы гомумиләштереп күрсәтә торган тәфсилле сурәтләмә. Галиәсгар әфәнденең бу ике әсәре – чын татар тормышыннан бик белеп алынган тасвирлар. Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә