ТАРЫГУ I ф. 1) Билгеле бер яшәү шартларыннан ялыгу, нәрсәдәндер тую, кыенсыну. Шыксыз өчәр яруслы казармадан ул, җаны тарыгып, шәһәргә ыргыла. М.Галиев. Бар иде бер Габдулла. Шигырь язды – ялыкмады, Язудан һич тарыкмады --- . И.Хәйруллин

2) сир. Җәберсенү, үчегү. Изгелеккә юллар ябык түгел, Тарыкмасын бары күңелләр. Ф.Шәрипова

3) Нәрсәне дә булса күпсенү, күрәлмау. Аларның [шигырьләрнең] чыгуына тарыгалар дип уйланмасын: матбугат базары киң. Г.Ибраһимов

Тарыга башлау Тарыгырга тотыну

Тарыга төшү Бераз тарыгу

Тарыгып бетү Бик нык тарыгу

Тарыгып тору Даими яки әледән-әле тарыгу; өзлексез тарыгу, әле тарыгу

Тарыгып яту сөйл. к. тарыгып тору. Күкрәккә тулышкан саф һава канны уйнатып, тәнне җиңеләйтә. Нәфисә тарыгып яткан тән көченең, канатланып, каядыр омтылуын тоя ---. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә