ТАРЫ I и. 1) Кыяклылар семьялыгыннан орлыклары себеркәчтә җитешә торган берьеллык үсемлек, бөртекле авыл хуҗалыгы культурасы; русчасы: просо. Тәнзилә ял вакытлары исәбенә тары утарга йөри, киндер йолкырга... А.Гыйләҗев. Уналты мең гектарда чәчелгән бодай, тары, көнбагыш өлгереп килә. А.Хәсәнов

2) Шул үсемлекнең вак сары орлыгы – бөртекле ашлык. Тавык төшенә тары кергән, чүпләп бетермәгән – тагы кергән. Мәкаль. Ындыр табагыннан борчак, тары чәлдерүләр турында да озын колактан ишетелгәли. А.Гыйләҗев

3) Шул ашлыкның ашарга яраклы ярмасы яки оны. Шулай сөйләнә-сөйләнә, ул [Мәүлихә], чирәм өстендәге куна тактасыннан бер тәлинкә алып, аны үзенә хас пөхтәлек һәм иплелек белән һәйбәтләп сөртте дә аңа мул гына итеп тары боткасы состы. Г.Бәширов. Ничә елдан бирле Равилнең төшенә дә кермәгән ит бәлеше, ап-ак оннан йомыркага изеп кенә пешерелгән кош теле, тары кыстыбые һәм юкә балы белән сыйлаганнан соң, Рухия Равилне клубка бәйрәм кичәсенә алып китә. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә