ТАРХАНЛЫК и. 1) Тархан (1 мәгъ.) хокукы; тархан (1 мәгъ.) дәрәҗәсе. Бу тарханлыкны теләсә кемгә, байлык, хезмәтенә карап, хан гына «ярлык-фәрман» язып бирә алган. Г.Гобәйдуллин. Илһам хан заманнарындагы ярлыкларның төптәгеләре, ясак, салым вә тарханлыкка багышланган кәгазьләрнең юкка чыгуы --- турында сөйләшү өчен, Җан Гали хан махсус диван мәҗлесе җыйнатты. Р.Батулла 2) Башында тархан торган һәм мирас буларак атадан балага күчкән җир биләмәсе. Әле күптән түгел генә Һиндстанда Урта гасырлардан сакланып калган 562 ханлык, солтанатлар һәм тарханлыклар яшәп килгән. М.Мәхмүтов 3) Тархан (3 мәгъ.) булу хокукы һәм дәрәҗәсе. Питр патшаның үз кулыннан тарханлыкка ярлык алган инсан. В.Имамов 4) күч. Бәйсезлек, ирек; иркенлек; иркен тормыш. Башы исән калган терлекләргә бөтен җирдә тарханлык, алда үзләрен мул азыклы кыш көтә иде. Ф.Хөсни |