ТАРХАН и. монг. 1) тар. Алтын Урда һәм татар ханлыкларында ханга буйсынган, әмма ясак түләүдән азат ителгән вассал, өстен хокукларга ия феодал. Син курыкма, каравылбаш Ташкари, фәрман дөрес, тархан мөһере дә сиңа таныштыр. М.Хәбибуллин. Аннары биләргә, ыру башларына, тарханнарга исәнлек, бөтен Болгар йортка байлык, тынычлык теләде [ул]. Н.Фәттах

2) Ханның ышанычын яулаган киңәшче. Олы атаң Елкыбайдай Туктамышка баш ими, Чын тарханым син булып, Корбым булсаң ни булгай? Дастан

3) тар. Мәскәү патшалыгында һәм XIX гасырга кадәр рус империясендә кайбер татар морзаларына бирелгән рәсми титул; шундый титулы булган зат

4) XVIIIXIX гасырларда Россиянең үзәк өлкәләреннән үзләштерелмәгән җирләргә үз ирке белән килеп утырган һәм рәсми салым түләми торган крестьян. Авылның тарханнар очы

5) фольк. Күмәк уенны башлап җибәрүче, аны алып баручы, узаман. Уенга [сан уенына] катнашучы бөтен кешегә тархан сан биреп чыга. Җырлы-биюле уеннар

6) күч. Бәйсезлек, һичкемгә буйсынмаганлык. Күрәсең, юкка гына, ат яхшысы арканда, ир яхшысы тарханда – иректә, дигән мәкаль барлыкка килмәгәндер. Р.Кәрами

Тархан яту иск. Ваемсыз, гамьсез вакыт уздыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә