ТАРУ II ф. 1) Гадәттә, кирәкмәгән нәрсәгә юлыгу, тап булу; очрыйсы килмәгәнгә очрау. Ясәви абзый, ничекләр итеп әлеге бәхетсезлекләргә тарыдың соң әле син?.. М.Хәсәнов. Резин көймәдә берүзе Атлантик океанны кисеп чыккан француз галиме Ален Бомбар әйтә: «Диңгездә бәхетсезлеккә тарыган кеше каушамаска, башын югалтмаска тиеш», – ди... А.Тимергалин

2) Гомумән очрау, тап булу. Бал-шикәрдән артык сөяр идем, Кайчан кул гынама тарырсың. Җыр. Тарысаң тары ярыңа – Сөймәгәнгә тарыма. Җыр

Тарып алу Бер тапкыр тару. Ләкин шушы араларда бер маҗарага тарып алды. З.Мурсиев

Тарып бетү Кат-кат тару. Син әтрәк-әләм аркасында әллә ниләргә тарып бетәм бугай инде. Кәеф ничек?

Тарып кую Кинәт тару; бер кат тару. Әйтим микән, улым, юк микән: ул филшыр кыз үзе дә бәлагә тарып куйды бит әле. З.Мурсиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә