ТАРТЫШУ ф. 1) урт. юн. к. тарту II (4–9 мәгъ.). Тауларда Барый абый арбамны тартышып менә. Р.Газиз. Ихтыяр аның тирәсендә әвәрә килеп йөри: агач ышкылый, пычкының бер башыннан тартыша. Р.Вәлиев

2) Аркан, бау, таяк кебек нәрсәләрнең ике башыннан ике уенчы (команда) тотып, шул нәрсәне һәркайсы үз ягына тартып, каршы якны билгеләнгән сызыктан чыгарырга тырышу. Йөгерешәләр, чүлмәк ваталар, аркан тартышып уйныйлар, хәтта ат чабышлары да булып ала. Г.Бәширов

3) Көрәшү; көч сынашу. Алар [батырлар] бер-берсе белән яртышар сәгать тартышалар. М.Галиев

4) Берәр якка тарткан, этәргән көчкә каршы тору. [Ишәк], хуҗаның тартуына карышканга, Кереште аяк терәп тартышырга. М.Гафури. Нечкәбил карыша, җил белән тартыша. А.Алиш

5) Үзара тарткалашу. Алар [малайлар] инде, җим өчен тартышкан чыпчыклар кебек, юл тузанында көрмәкләшәләр иде. Г.Гобәй

6) Карышу, кычкырышу, бәхәсләшү. Ул – минем көндезге танышым: биргән бүләкне алмыйча тартышкан әлеге Мәрвибану карчык булып чыкты. Ф.Хөсни. Вадим Денисовичны кунак итү өчен, Вера белән Солтанъяр икәүләп тартыштылар, әмма профессор үзе Назаровларга китте. З.Мурсиев

7) Киеренке көрәш алып бару. Ул туган елны, сыйнфый көрәш бугазга-бугаз, үңәчкә-үңәч килеп тартышкан елны, кан елгалары яңгыр сулары белән бергә акты. А.Алиш

8) Мускулларның рефлектив кыскаруы нәтиҗәсендә тәндәге кайбер урыннар җыерылу, тартылып кую; көзән җыеру. Илһамның йодрыклары гына түгел, иреннәре, күзләре дә ачу белән кысылды, уң як яңагы дерт-дерт тартышты. Ф.Садриев. Муенында сулык-сулык итеп яралар тартыша, ниндидер ачы төен, сулыш алган саен, күкрәген яндырып-көйдереп үтә иде. В.Имамов

9) Калтырану, кинәт калтырап-калтырап кую. [Мәдинә] тартышып-тартышып үксүендә дәвам итә иде. Ш.Камал

Тартыша башлау Тартышырга тотыну. Афзал абзыйны тыңлап утырганда ук, миндә ирексездән ике төрле уй үзара тартыша башлады. Ә.Еники. Пётр кисәк урыныннан сикереп торды, бөтен тәне бизгәк тоткандагы шикелле калтырана, тартыша башлады. В.Имамов

Тартыша тору Даими, өзлексез тартышу; әледән-әле тартышу; әле тартышу. Тартыша торгач, типография хуҗасы эш хакын бераз арттырырга күнде. Ш.Камал. Җил белән тартыша торгач Алга да, артка да, Пумала юк була. Әбидә сап кала. Н.Исәнбәт

Тартышып алу Аз гына тартышу. Ләкин Шимбай хан Көнбаш атакайга җавап бирер хәлдә түгел иде инде: аның башы кисәк бер якка авышты, гәүдәсе тартышып алды һәм сузылып тынып калды. М.Хәбибуллин. Картның җыерчыклы йөзе тартышып алды. Г.Гыйльманов

Тартышып бетү Тәмам, бик нык тартышу. Ябыгып, тартышып беткән сәрхуш гәүдәсенә элеп куйган костюм аның аптыраулы, оялып-кыенсынып кына карап торган чыраена бер дә килешми иде. Ә.Дусайлы

Тартышып калу Берәр тәэсирдән соң тартышкан торышта булу. [Качкынның] тартышып калды кинәт көчсез аягы һәм кулы. Н.Исәнбәт

Тартышып китү Кинәт тартышу. Ачуы чыкканда, аның гел шулай борын яфраклары тартышып китә иде. Ә.Хәсәнов

Тартышып кую Бер тапкыр, кинәт тартышу. Авыруның агарынып калган, буразналар сызылган ябык йөзе тартышып куйды. С.Зыялы. Ир көзән җыергандагы кебек тартышып куйды. Ф.Җамалетдинова

Тартышып тору Әле тартышу; даими яки әледән-әле тартышу. – Нәрсәгәдер йөрәгем чәнчеп, күз кабакларым тартышып тора әле, – диде ул һәм түр бүлмәгә кереп ятты. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә