ТАРТЫШЛЫ с. 1. 1) Бәхәсле, тавышлы, җәнҗаллы, үзара көрәшле. Съездның [солдатлар съездының] тартышлы, низаглы булачагы алдан ук мәгълүм. М. Гафури 2) сөйл. Чама белән билгеле бер авырлыктагы. Мин утырып торган бераз караңгырак фойега, үлчәүгә салсаң, кимендә йөз-йөз егерме килолар тартышлы, мәһабәт гәүдәле, сөйкемле, йөзен бераз чал кергән бөдрә сакал бизәгән бер ир уртасы чыкты. А.Хәсәнов 2. и. мәгъ. к. тартыш (3 мәгъ.). Ике кичнең берендә я бала-чага арасында бил алышу үткәрәләр ирләр, я ятьмәләр белән күлнең астын өскә китереп бетерәләр, я, аркан тартышлы ярышы оештырып, бер-берсенә чирәм сөрдертәләр. В.Имамов |