ТАРТЫШ и. 1) Тарту II (1 – 9 мәгъ.) күренеше. Колаклардан, чәчләрдән тартыш, изүләрдән, якалардан, итәкләрдән йолкыш. Ә.Баян

2) Бер-береңне тартып, якалашып сугышу. Тартышка китсә, көч белән алдыра алмаячагын үзе дә сизенде булса кирәк (шаярып көрәшеп уйнаган вакытларда гел мин ега идем аны), өйалдында сөйләшкәндә, шактый нык әтәчләнсә дә, теге кичне Рәдиф миңа комачаулап, бәйләнеп йөрмәде. В.Нуруллин

3) Каршы якны билгеле бер сызыкка кадәр өстерәп китерергә яки берәр нәрсәне үзеңә (командаңа) алырга теләп, үзара тартышып уйнала торган уен. Менә болар [кырмыскалар] булдыралар ичмасам. Кара, ничек тартыш уйныйлар. Җ.Тәрҗеманов

4) Көрәш; ярыш. Һәрбер тартыштан соң тамашачылар гөр килә, халык басып-басып карый иде. Н.Әхмәдиев

5) күч. Өстенлек өчен көрәш; бәхәс; дәгъва. Күрәсең, беренчелек өчен тартыш акыллы җүләрләр арасында гына бармыйдыр... М.Галиев. Егетнең мәхәббәте өчен көрәштә ике кыз үзара тартышка кермиләр, чөнки алар бер-берсен белмиләр. А.Әхмәдуллин

6) күч. Үзара тыныша алмау, шау-шу, җәнҗал. Шулай бетте боларда сүз вә тартыш, Күрергә булдылар нәүбәт белән эш. Г.Тукай. Иллә эш бирнәгә барып җиткәч, ике арада бәхәс вә тартыш купкан. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә