ТАРТЫ’П-СУЗЫП рәв. 1) Төрлечә тартып, төрле яктан тарткалап. Садрый Мәрьямне тартып-сузып ишектән чыгара. Ш.Камал 2) Тарткалап, киңәйткәләп, җәеп, билгеле бер формага кертеп. Ясалма кәрәзләрне бал салырга яраклы итеп тартып-сузып эшлисе бар. А.Алиш 3) күч. Җитеп бетмәгән, тулып бетмәгән нәрсәне дә булса, бер чарасын табып җиткереп, тутырып һ.б.ш. [Нуретдин:] Икесеннән, тартып-сузып, бер киемгә аслык чыкса чыгар. К.Тинчурин 4) күч. Шартлы рәвештә генә, тулысынча туры килмәвен белә торып. Ук белән җәяне, тимерче күреге, сыбызгы, сал һәм көймә, буяу, көзге кебек нәрсәләрне, тартып-сузып булса да, табигатьтән алынган идеяләр рәтенә кертергә мөмкин. А.Тимергалин 5) күч. Булганнан артыграк итеп күрсәтеп, карап, санап һ.б.ш. Димәк, тартып-сузып санаганда, дүрт-биш ел гомерең калган була. Ш.Камал 6) күч. Тырыша-тырмаша, көчкә, көчәнеп. Сугышның беренче елларында ирсез калып, тартып-сузып үстергән бердәнбер улыннан да язган Гайнисә түти. М.Хәсәнов |