ТАРТЫНУЧАН с. Оялчан, юаш; тартына, ояла, уңайсызлана торган. --- Үзен һич тә күпертергә, күрсәтергә яратмаган, тартынучан, оялчан табигатьле бу кеше шулай шауламыйча гына, әкрен-әкрен үз эшен эшләп бара иде. Г.Әпсәләмов. Хәер, тартынучан димәс идем мин аны: күргән-кичергәннәрен бер дә иренмичә сөйли, кәефе килсә, берәр озын көйгә карлыга төшкән тавышы белән сузып та җибәрә. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә