ТАРТЫНУСЫЗ с. 1. Тартыну сизелмәгән, тәкәллефсез. Дус-иш яки таныш-белешләрнең үзара иркен, тартынусыз сөйләшүе ул. Р.Абдуллина

2. рәв. мәгъ. Тартынмыйча, оялмыйча. Олылар бернинди тартынусыз ишегалдына кереп, өйдәге бәхәсне тыңлап торалар иде. М.Галәү. Яшьләр, һич тартынусыз, ханымга тагын бер сынаулы караш ташладылар. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә