ТАРТЫНУ ф. 1) кайт. юн. к. тарту II

2) Оялу, оятсыну; кыяр-кыймас хәлдә булу. Ул бераз тартынып, бераз кыюсызлык белән башласа да, тиз ачылды: сүзгә күп колак салмыйча, бәлешләрне, салкын каз итләрен туктаусыз йота башлады. Г.Ибраһимов. Ильяс күршеләрне биюгә чакырып карый, ләкин барысы да тартыналар һәм биючедән читкәрәк качалар. З.Хәким

3) Баш тарту, ваз кичү. Әлегә, шигырь язмый торганда, җырлаудан тартынмыйм. Г.Тукай. Син үз вазифаңны үтәүдән нинди авыр, нинди ачы булса да тартынма! Г.Исхакый

Тартына башлау Тартынырга тотыну. Болай да, сугыш чыкканнан бирле, Локман авылдашларының йөзенә күтәрелеп караудан тартына башлады. Ф.Яруллин

Тартына килү Күптәннән бирле тартыну. Җенси шөгыль хакында, тыелган нәрсә кебек, ачыктан-ачык сөйләшергә тартына килдек, хәтта әдәпсезлеккә санадык аны. Г.Хөсәенов

Тартына төшү Бераз тартыну. Үзенең эчкерсез сүзләреннән уңайсызланып куйдымы, беркадәр тартына төшеп елмаеп җибәрде ул шунда. Р.Мөхәммәдиев. Гөлбәдәр, бераз тартына төшеп, яшь белән җепшекләнгән озын керфекләрен түбән иде ---. Н.Яһудин

Тартынып тору Әле тартыну. Тегесе тартыныбрак торса да, әз генә үгетләгәч, бүтәннәр күз ачып йомган арада, ипине кечкенә ябык куллары белән эләктереп тә алды. Ә.Баян. – Йомышыгыз төшкәндә тартынып тормагыз, апа, – диде ул, соңгы сүзе итеп. Н.Әхмәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә