ТАРТЫНКЫРА’У ф. Бераз тартыну, азрак уңайсызлану, оялу Тартынкырап алу Бераз тартынкырау Тартынкырап тору Әле, хәзер тартынкырау; даими, әледән-әле тартынкырау. Без күңелсез бер хәлдә тартынкырап торган идек тә, өй хуҗасы, моны сизеп, борынгы танышларча мөгамәлә итә башлады. М.Гафури Тартынкырый төшү Берникадәр тартынкырау |