ТАРТЫНКЫ с. 1) иск. Тартык. «Имла нигезләре»ндә Г.Нугайбәк, татар әдәби телендә калынлы-нечкәле биш пар сузынкы (сузык), 22 пар тартынкы (тартык) аваз бар, дип күрсәтә. Фән һәм тел

2) сөйл. Бик нык тартылган; өзеләм-өзеләм дип тора торган. Гел тартынкы мускул ял итә алмый. Г.Хөсәенов

3) күч. Киеренке булган. Моңарчы чүкердәшеп яшәгән ир белән хатын арасында кинәт мондый тартынкы сүзсезлек урнашып калуы аларның үзләре өчен дә читен ---. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә