ТАРТЫМЛЫК I и. Охшашлык, тартым булу. Шунлыктан, бу сүзләрне сөйләгәндә, аның күңелендә аз гына да шаяруга тартымлык юк, бәлки Хөсниҗамалга төбәлгән ачы мыскыллау гына бар иде. Ш.Камал. Анда М.Әмирнең «Агыйдел»ендәге Артыкбикә чалымнары да, Ә.Еникинең «Туган туфрак» хикәясендәге Кларага тартымлык та бар кебек. Ф.Хатипов |